Соңгы хат.
Хатка язып куйды ялгыз ана
Баласына әйтер сүзләрен.
Җиң очлары белән сөртә - сөртә
Яшьтән томаланган күзләрен.
Балакаем! Газиз балам минем!
Сөеп кенә сине үстердем.
Нәни чакта алып кулларыма,
Үчтекәйләп чөеп үчтердем.
Көяләндем син елаган чакта,
Әгәр көлсәң, мин дә шатландым.
Атлап киткән чакта, егылма дип,
Канатымны куеп сакладым.
Хәзер инде үзең үстерәсең,
Татлы җимешеңне — балаңны.
Басадыр шул дөнья мәшәкате,
Онытасың кайчак анаңны.
Көткән идем, бәлки кайтырсың, дип,
Мичтә бәлешемне пешереп.
Син яраткан күмәч ипи салдым,
Җитештеләр алар күпереп.
Самавырга салырга, дип, җыйдым
Мичтә калган кызыл күмерне.
Син кайтуга матур торсын, диеп,
Җыештырып чыктым өемне.
Мунча ягырбыз дип, су ташыдым,
Утын кертеп куйдым, әзерләп.
Кайткач киярсең дип, күлмәгеңне
Сандыгымнан алдым кадерләп.
Эшең күптер, балам, кайта(а)лмадың,
Бушка көтеп үтте бу ял да.
Кайтсаң иде ешрак, мичен ягып,
Өй җылыткан анаң булганда.
Килер бер көн, өем бушап калыр,
Тәрәзәмнең сүнәр утлары.
Ишек алдын карлар күмеп китәр,
Таба алмассың керер юлларны.
Үпкә тотма, балам, яшәгәндә
Төрле чакларыбыз булгандыр.
Тыңлашмаган чакта ачулансам,
Күзең яшьләр белән тулгандыр.
Вакытымны азрак бүлгәнмендер,
Утырырга сөеп - иркәләп.
Кирәк булган да бит, дөнья эшен
Куеп торып бераз читкәрәк.
Исеңдә тот, балам, ана өчен
Бала — бавыр ите, дигәнне.
Ана өчен баладан да газиз
Җирдә беркем дә юк икәнне.
Әйтер сүзен шулай хатка язып,
Салды ана сандык төбенә...
Уйламаган иде, ялгыз торып
Калуларын картлык көнендә.
Бер - бер артлы яллар үтә торды,
Көтте ана көнен, төнен дә...
Аның соңгы хатын укыдылар,
Җыелышкач кырык көненә.
Гүзәл Галимова.
2024.
Серең калсын үзеңдә.
Була шундый чаклар, кая барып
Бәрелергә белми торасың.
Ни эшләргә?.. Башың уйлап бетми,
Барыр юлны кайда борасын.
Бөтен кешегә дә сөйләп булмый
Эчеңдәге булган сереңне.
Күпләре бит кабартырга тора
Синең аз - маз булган кереңне.
Кайберләре сине төшерәм, дип,
Тирәннәрен эзли упкынның.
Тырыша ул, суга батырырга,
Биекләрен сайлап дулкынның.
Синең кайгы — аңа шатлык кына.
Бәйрәм итә эчтән, сөенә.
Уйламый ул, бер көн шушы хәлләр
Килер, диеп, үзенең өенә.
Уйлап бетми, тормыш арбасының
Кайсы юлдан, кайда барасын.
Башкаларга нәрсә теләсә — шул
Үзенә бер кире кайтасын.
Шундый уйга килдем, беркемгә дә
Сөйләмәскә кирәк сереңне.
Дошманнарым сөйләп юсын, әйдә,
Минем өстемдәге керемне.
Гүзәл Галимова.
2025.
АЧУЛАНМА
Сәерлегем өчен ачуланма...
Сәер түгел... Бары үземчә
Тоям, аңлыйм, татыйм бу дөньяны...
Рәхәт табам һәрбер мизгелдән!
Матур сүзләр өчен ачуланма...
Купшы сүзләр түгел берсе дә...
Күңелдәген әйтеп бару сиңа
Күптән, күптән кирәк иде лә!
Карап калган өчен ачуланма,
Киткән чакта, синең артыңнан...
Җанга якын булган өчен карыйм,
Якын күреп сине барсыннан!
Ялгышларым өчен ачуланма,
Начар ният түгел күңелдә...
Я ашыгып, я ашкынып куям,
Я хисләргә кинәт биреләм...
Шундый булган өчен ачуланма...
Назлы, уйчан, кызу кайвакыт -
Шундый инде, ниләр эшләтәсең?!
Янам! Дөрлим! Яшим яратып!
23-24.06.2025
Ришат Галимов