Моның зууур китек ягы шул – татарча язу урыс клавиатурасы нигезендә кала, ягъни татарча язу өчен башкалар арасыннан нәкъ менә шул урыс төймәсарын сайларга кирәк булачак. Ә менә Androidта татар тамгасарын аерым куеп була
iPhone ияләре татарча, йә башкортча язарга теләгәндә хәзер Ә хәрефен «эт» дигәндәге Э төймәсенә басып торып, шунда ачылган тәрәзәдән сайларга мөмкин. Ө хәрефе кирәксә – ул «он» дигәндәге О аша, Ү хәрефе – У аша, Ң хәрефе Н аша, «һәм» дигәндәге Һ хәрефе Х аша чыга. «Җәй»нең Җ хәрефе – мантыйгын инде аңлагансыздыр – Ж хәрефе артына качкан.
Моның зур китек ягы шул – татарча язу урыс клавиатурасы нигезендә кала, ягъни татарча язу өчен башкалар арасыннан нәкъ менә шул урыс төймәсарын сайларга кирәк булачак. Ә менә Androidта татар тамгасарын аерым куеп була.
Ә сез смартфоннарда татарча ничек язасыз? Татар хәрефләрен кулланасызмы?