Үзегез тыңлагыз һәм башкаларгада таратыгыз.
Зульфат хазрат Габдуллин 📖📝 Вәгазьләр, нәсыйхатьләр...📚
Статистика обновлена 13.11.2026 в 19:06 · 1 просмотр страницы · Хотите больше просмотров?
Динамика за 30 дней
Истории пока нет. График появится после следующих обновлений статистики.
Рекламные публикации
Последние публикации
Все посты канала →Үзегез тыңлагыз һәм башкаларгада таратыгыз.
Фарыз гамәлләр сине Җәһәннәм утыннан саклый, ә нәфел гыйбадәтләр җәннәттәге дәрәҗәңне күтәрә һәм сине Аллаһның сөекле колларыннан итә".
Җомга көне мөбәрәк булсын🤲
Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Йә, Раббым!
Синнән башка сыеныр урыным да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр Затым да юк. Барлык хаҗәтләремне үтәүче, күңелемдәге өметләремне тормышка ашыручы – бары тик Син генә.
Йә, Аллаһым! Гүзәл исемнәрең белән Сиңа ялварам: мине бер генә мизгелгә дә үземне, үзем белән калдырма. Нәфесемә тапшырма.
Раббым, мине Үзең яраткан һәм разый булган бәндәләреңнән кыл. Йөрәгемә Сиңа карата ихлас мәхәббәт сал, Сине чын күңелдән яратучылардан ит.
Зәгыйфьләнгән чакларымда миңа ярдәм ит, хаталарымны кичер, тайпылган вакытларымда туры юлга кайтар. Нәфесемә ияреп, ялгыш юлга кереп китүдән сакла.
Йә, Раббым! Кешеләрнең мактау сүзләренә алданып, үземне үзем алдаудан сакла. Үз көчемә, мөмкинлекләремә артык таянып, бар нәрсәнең дә Синең ярдәмең белән генә булуын онытырга юл куйма.
Күңелемне тәкәбберлектән, гамәлләремне риядан, ниятләремне бозыклыктан сакла. Һәрвакыт Синең рәхмәтеңә һәм ярдәмеңә мохтаҗ булуымны йөрәгемә сеңдер.
Раббым, юлымны дөрес ит, күңелемне төзәт, гамәлләремне хәерле кыл. Мине Үзеңнән ераклаштырма һәм гомеремне Син разый булырлык итеп яшәргә насыйп ит.
Әмин, йә Раббәл-галәмин!