ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣1️⃣7️⃣ нче дәрес: күршене рәнҗетергә ярамас.
Бервакыт, бер кеше пәйгамбәребез янына килеп : «Әй Аллаһының илчесе, бер күршем мине рәнҗетә», - дип әйткән. Хикмәтле пәйгамбәребез аңа: «Бар кайт та, өеңдәге әйберләреңне чыгарып, юл өстенә өеп куй», - дигән киңәш биргән. Ул тизрәк кайтып, чыннан да әйберләрен юлга чыгарып куйган. Шулвакыт, аның янына кешеләр җыелыша башлаганнар һәм: «Сиңа ни булды?» — дип сорашырга тотынганнар. Ул исә: «Күршем мине рәнҗетә. Мин бу хакта пәйгамбәргә барып сөйләгәч, ул миңа: „Кайт та, әйберләреңне юлга чыгарып куй“, — дигән киңәш бирде", — дип җавап биргән. Шунда кешеләр: «Йә Аллаһ, аны(күршесен) ләгънәт кыл! Йә Аллаһ, аны хур ит!» — дип ачуланырга тотынганнар. Бу хәбәр күршесенә барып ирешкән. Анысы тизрәк янына килеп: «Әйдә, өеңә кайт. Аллаһы белән ант итәм, мин сине башка рәнҗетмәм», — дигән (Әл-Бохари, «Әл-Әдәб әл-Мүфрәд», 124).
Шулай итеп, хикмәт иясе пәйгамбәрәребез ике күрше арасын төзәткән. Кимсетелгән кешене яклаган, кимсетүчене явызлыгыннан туктаткан, башкаларга (безгә дә) үтемле дәрес биргән.
🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезне рәнҗетүләрдән имин кыл.