Төзелеш тармагы - Татарстан икътисадының мөһим юнәлешләренең берсе. Ел саен безнең республикада 3 миллион квадрат метрдан артык торак бина файдалануга тапшырыла. Төзелеш эшләре күләме буенча без Россиядә алдынгылар арасында. Быел Татарстанда 3,9 меңнән артык социаль-мәдәни объект төзеләчәк һәм яңартылачак. Бу зур эшнең төп максаты - татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.
Подписывайтесь на мой канал в МАХ